tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУда Роберт Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциясе оештырыла
КФУда Роберт Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциясе оештырыла

КФУда Роберт Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциясе оештырыла

20 октябрьдә 10.00 сәгатьтә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халыкара Ганс Христиан Андерсен исемендәге Почетлы диплом иясе Роберт Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган «Балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятында милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр: тарих, поэтика, үсеш стратегиясе» исемле халыкара фәнни-гамәли конференциясе оештырыла.

«Конференция ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты язучылар ассоциациясе (Истанбул, Төркия), Гази Университеты (Анкара, Төркия) белән берлектә оештырыла. Конференция эшендә катнашу өчен Төркия, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Иран, Пакистан, Казахстан кебек илләрдән, Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар көтелә», – дип хәбәр итте әдәбият галиме, КФУ профессоры Ләйлә Минһаҗева.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*