tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Апуш» татар балалар театр студиясенең яңа кастинглары башлана
«Апуш» татар балалар театр студиясенең яңа кастинглары башлана

«Апуш» татар балалар театр студиясенең яңа кастинглары башлана

Сайлап алу турлары 4 һәм 11 сентябрьдә узачак.

Казан Мэры патронажы астында Ленин исемендәге мәдәният сарае һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студияләре ачылачак. Шул уңайдан, яңа кастинглар игълан ителә.

Беренче кастинг 4 нче сентябрьдә 12.00–18.00 аралыгында Ленин исемендәге мәдәният йортында узачак. Икенче кастинг 11 сентябрьдә 12.00–18.00 аралыгында  «Чулпан» мәдәният үзәгендә үтәчәк. Аларда татар телендә иркен һәм берникадәр кыенлык белән аралашучы 9-15 яшьлек укучылар катнаша ала.

Кастингта катнашучылар үзләренең бөтен булган сәләтләрен (җыр, бию, шигырь) күрсәтәчәк яки үзе турында кызыклы формада сөйләячәк. Шулай ук жюри әгъзалары кушкан биремнәрне дә үтәячәк. 11 нче сентябрьдәге кастингта җыр, биюгә аерым игьтибар биреләчәк.

Ленин исемендәге мәдәният йортындагы кастингта жюрида Татарстанның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге театр актрисасы Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге театр актрисасы Миләүшә Шәйхетдинова, Татарстанның атказанган артисты, «Казан» бию ансамбле солисты Ренат Мифтахов, «Апуш» студиясе җитәкчесе, актерлык осталыгы укытучысы Алия Фәйзрахманова булачак. «Чулпан» мәдәният үзәгендәге кастингта укучыларны Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге театр актеры Алмаз Сабирҗанов, вокалист Гөлнара Шәйхетдинова, хореограф Миләүшә Гыйльметдинова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, сәхнә теле остазы Илсөяр Шиһапова һәм «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова бәялиячәк.

Кастингны уңышлы узган укучылар Ленин исемендәге мәдәният йорты яки «Чулпан» мәдәният үзәгендәге «Апуш» театр студиясенә бушлай йөриячәк. Проектны Казан Мэриясе гамәлгә ашыра.

Гаризалар teatrstudio_kzn@mail.ru адресы буенча кабул ителә. Гаризада фамилия, исем, әтисенең исеме, яшь, элемтә өчен телефонны күрсәтергә кирәк.

Сораулар буенча 89270322285 номерына (whatsappка язарга) Фәйзрахманова Алия Госмановнага мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Искәртеп узыйк, «Апуш» татар балалар театр студиясе быелның февралендә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Казан Мэры патронажы астында ачылды. Аның төп максаты – укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләргә иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итү, милли мәдәниятне үстерү. Студиягә кастингта 9-15 яшьлек 100гә якын укучы катнашты. Нәтиҗәдә, 30 укучы сайлап алынды. Алар атнага өч тапкыр «Сәйдәш» мәдәният үзәгенә актерлык осталыгы, вокал, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте дәресләренә йөри. Студиянең үзенчәлеге – дәресләрнең татар телендә узуында.

Укучылар укытучылар белән бергә бер ай дәвамында татар телендә Тукай иҗатына багышланган «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклен әзерләде. Студия премьерасы июньдә узды. Аны Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тамаша кылды. Казан Мэры киләчәктә студияне Казан районнарындагы мәдәният йортларында җәелдерергә кирәклеген әйтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*