tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арбаны кыштан әзерлиләр
Арбаны кыштан әзерлиләр

Арбаны кыштан әзерлиләр

II Сергач округы Сабан туе көне, якынча аның программасы Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Ша­киров белән килешенде.

Әлеге милли бәйрәмебезне гамәлгә куючы һәм оештырып баручы Сергач татарлары лидеры, Сергач округы депутатлар Советы депутаты, бил­баулы көрәш буенча өлкә федерациясе прези­денты Ирфан Шаипов БТК җитәкчелегенә милли бәйрәмебезнең максаты, масштабы һәм татарлы­гыбызны саклап калудагы роле турында сөйләп узды, киләсе сабан туеның музыкаль өлешен икенче бер күренекле якташыбыз, татар халкының шундый ук бөек җырчысы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Хәйдәр Бигичевның тууына 75 ел тулу уңаеннан, аның якты истәлегенә багышлау теләген белдерде.

“Данис Фәнисович, бу хакта без аның туганнарының ризалыгын алдык, Сергач округының җирле үзидарә башлыгы да инициативабызны хуплап чыкты һәм Сезнең фикерне беләсебез килә”, – диде Ирфан Таһирович һәм милли бәйрәмебезнең йөзек кашы булган милли көрәш ярышлары Сергач округының уңышлы фермеры Фаил Арифуллинның “ике бишле” юбилеена багышланачагы хакында да әйтеп үтте.

“Әлбәттә, Бөтендөнья татар конгрессының 2024 елны “Шәхесләр елы” дип игълан итүен күз уңында тотканда, бу бик отышлы вариант. Гомумән, Хәйдәр абый кебек күренекле шәхесләрне иң баштан үз төбәкләрендә зурлауда сезнең өлкәдән үрнәк алырга кирәк.

Сабантуйның асылын тәшкил иткән татар көрәшен җир кешесе хөрмәтенә, җирле һәм уңышлы фермерның юбилеена багышлау да яхшы идея.

Ә президентыбызның 2024 елны “Гаилә елы” дип игълан итүен истә тотып, бу бәйрәмдә күбрәк үрнәк гаиләләрне бүләкләүгә игътибар бирсәгез, монысы аеруча да әйбәт булыр иде.

Сабан туегызның көненә килгәндә, аны 13 июльгә куйсагыз, без дә сезгә кунак булып, Аллаһы боер­са, барачакбыз”, – дип аңлатты Данис Фәнис улы.

Әйтергә кирәк, бу көнне Бөтендөнья татар кон­грессына барып чыккан Сергач татарлары деле­гациясен “Туган як” газетасының баш редакторы Олег Әндәрҗанов белән Шөбиле фермеры Фаил Арифуллин да тәшкил итте.

Алар икесе дә үз эшчәнлекләре турында сөйләде, проблемалары белән уртаклашты һәм якташлар БТКның якын киләчәктәге зур чаралары белән та­нышты.

 Олег ХӨСӘИНОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*