tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чын татар әбисе ул
Чын татар әбисе ул

Чын татар әбисе ул

Һәр авылда да бардыр ул изге йөрәкле, иманлы әбиләр. Озын гомерле әби-бабайлар – авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, жиңел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү – болар барысы да – 80, 90 яшьләрен тутыр- ган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар.

Бу көннәрдә Киров өлкәсе Малмыж районы Марс авылының хөрмәтле кешесе, авылның ак әбие һәм иң өлкән кешесе Сәйдә апа Гомәровага 10 гыйнварда 90 яшь тулды. Нәкъ 40 ел элек шушы көнне Сәйдә апа лаеклы ялга да чыккан булган. Тумышы белән Сәйдә апа күрше Шәгабән авылыннан. Балачагы, яшьлек еллары туган авылында үтә. 54нче елны Марс авылына тормышка чыга.

Балачагы сугыш вакытына туры килә Сәйдә апаның. Аңа бу вакытны нибары 7 яшь кенә була. Берәү дә теләмәс иде бу елларны. Әлеге афәт миллионлаган кешеләрнең гомерен генә түгел, ә кеп-кечкенә балаларның балачагын, яшүсмерләрнең беренче мәхәббәтен, тормышларын, шатлыкларын урлап, һәр көнен борчу-хәсрәткә, ачлыкка, ялангачлыкка төргән. Әлеге вакыйгалар алар хәтерләрендә мәңгегә уелып калган. “Сугышка китәргә повесткалар килгәч, хатын-кызлар елый-елый басудан кайтканнары әле дә исемдә. Ир-атлар әкренләп берәм-берәм сугышка китә башладылар. Кечкенә генә авылдан да күпме ир егетләр китте. Аларның күпмесе башларын яу кырында салды. Безнең әти Нократ Аланындагы военный заводта калды, – дип сугыш еллары турында сөйләп китте Сәйдә апа. – Ул сугыш чорында налоглар да әйтеп бетергесез бер йөкләмә иде. Без 1 центнер бәрәңге, 75 йомырка, 50 кило ит, 8 кило сары май тапшыра идек. Күк йөзендә самолетлар күрсәк инде курку баса. Ә инде “Сугыш беткән!” дигән шатлыклы хәбәр белән Иске Йөрек мәктәбе балаларының флаг белән менгәннәрен бик төгәл хәтерлим. Бик шатлыклы вакыйга булды ул, – дип искә ала Сәйдә апа Гомәрова.

“Бөек Ватан сугышыннан соңгы авыр еллар да күңелләргә кереп калган. Кышларын повестка белән урман киссәм, җәй көне утын төягән салга утырып Мамадышка төшә идек. Кечкенә чактан колхозга булыша башладык. “Башка балалар кебек үк иде инде минем балачак та”, – дип искә ала Сәйдә апа, – алабота да, чергән бәрәңге дә ашап үстек инде, бәлки шуңа таза булганбыздыр да, бернинди дә “агу” ашамадык, Аллага шөкер, таза булдык. Хәзерге балалар гына җыен кирәкмәгән нәрсә алып кайтып ашарга мөмкин, – дип өстәп тә куйды әле ул.

Сәйдә апа 20 яшендә тормышка чыгып, Бари абый белән Марс авылында яши башлыйлар. Алты бала: ике ул һәм дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. “Балалар бәләкәй вакытны бер кечкенә генә өйдә 10 кеше яшәдек”, – ди Сәйдә апа. Гомер бик тиз үтә. Балалар үсеп һәркайсы үз гаиләсе белән яши башлый. Сәйдә апа да Бари абый белән икесе генә калалар. Бари абый авырта башлагач, икенче кызлары Рауза апа әти-әнисен карарга кайта.

90 яшен тутыручы әбекәй, сәламәтлегеннән бер дә зарланмый, дәваханә, шифаханә юлын белми дисәң дә була аның турында. “Әле җәй айларында корт та караша, чүп тә утый. Мине дә кирәк вакытны орышып ала”, – дип көлә кызы Рауза апа.

Тормыш зирәклеге һәм нык холкы өлкән яшьтәге ханымга гомер юлында очраган авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Тормыштагы иң авыр кайгыларны да кичерергә язган икән шул Сәйдә апага. Язмышның ачы җилләре аны бөксәләр дә сындыра алмаганнар, балаларына карап көч алган. Әбекәйнең зиһене әйбәт, ул үзенең озын һәм җиңел булмаган тормышын яхшы хәтерли. 90 еллык гомер эчендә нинди генә авырлыклар күрергә туры килгән булса да, Сәйдә апа Гомәрованың йөзеннән елмаю китми.

Аны юбилее белән котларга якыннары, Малмыж районы ветераннар советы председателе Любовь Валентиновна Михеева килде. Ул гомер бәйрәме белән котларга килүчеләргә игътибары, үзен шулай зурлаганнары өчен рәхмәт укый. Без дә Сәйдә апаны гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез. Ходай биргән гомерне сау сәламәт яшәргә язсын сезгә.

Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА

“Дуслык” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*