tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арча мөхтәсибәтендә 90-нчы мәчет үз ишекләрен ачты
Арча мөхтәсибәтендә 90-нчы мәчет үз ишекләрен ачты

Арча мөхтәсибәтендә 90-нчы мәчет үз ишекләрен ачты

Җөмәдәл-әүвәл аеның 21-нче көнендә (25-нче декабрьдә) Арча районы Иске Иябаш авылында яңа мәчет ачылышы тантанасы булып узды. Район күләмендә әлеге вакыйга аеруча истәлекле булуы белән үзенчәлекле: Арча мөхтәсибәтендә әлеге мәчет 90-нчы булып ачылды. Казан шәһәреннән кайткан кунаклар, эшмәкәрләр һәм якын-тирә авыллардан килгән дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, авыл халкы әлеге күркәм вакыйганың шаһитләре булды.

Тантанада катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Нәзарәтнең Үзәк ревизия комиссиясе рәисе, Казанның баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләде. Ул мәчетнең авыл халкына зур бүләк булуын, озак еллар аның динебезне үстерүдә хезмәт итүен теләп, төзелешкә зур өлеш керткән Илшат Мансур улы Газизовка мөфтиятнең “Бердәмлек” медален тапшырды. Бәйрәмдә шулай ук Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин, КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән-хафизлар үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизов катнашты.

Иске Иябаш мәчетенә 2020-нче елның 28-нче июнендә нигез салынган иде. Ул авыл халкының һәм иганәчеләрнең матди ярдәме белән төзелде. Мәчетнең гыйбадәт залы 100 квадрат метрдан тора һәм ул үзенә берьюлы 70-100 кешене сыйдыра ала.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*