tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арча педагогия көллиятендә «Татарча диктант» дөньякүләм белем тикшерү акциясе үтте
Арча педагогия көллиятендә «Татарча диктант» дөньякүләм белем тикшерү акциясе үтте

Арча педагогия көллиятендә «Татарча диктант» дөньякүләм белем тикшерү акциясе үтте

13 нче октябрьдә Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә «Татарча диктант» дөньякүләм белем тикшерү акциясе үтте. Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылган чараның максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру. «Бөтендөнья татар конгрессы» Халыкара берлеге Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан (Идел буе) Федераль Университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, ТНВ телерадиокомпаниясе оештырган әлеге акциядә 1-4 курс студентлары катнашты.

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*