tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арча шәһәренең Боз сараенда “Тукай якташлары” дип исемләнгән хоккей турниры узды
Арча шәһәренең Боз сараенда “Тукай якташлары” дип исемләнгән хоккей турниры узды

Арча шәһәренең Боз сараенда “Тукай якташлары” дип исемләнгән хоккей турниры узды

Җөмәдәл-ахыр аеның 4-нче көнендә (17-нче гыйнварда), Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Арча шәһәренең Боз сараенда мөхтәсибәт бүләгенә “Тукай якташлары” дип исемләнгән хоккей турниры узды. Арча мөхтәсибәте оештырган ярышта авыллардан җыелган 8 команда көч сынашты. Уенда катнашучыларны Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Арча районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов сәламләде. Равил хәзрәт мөфти исеменнән сәламнәрен җиткерде һәм яшьләрне спорт белән шөгыльләнергә чакырып, Пәйгамбәребезнең хәдисен китерде: “Көчле мөэмин көчсезгә караганда күпкә сөеклерәк, әмма аларның икесендә дә хәерлелек бар…” Ул мондый ярышларның авылларны берләштерүен, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалавын билгеләп үтте, мөхтәсибәткә рәхмәтләрен белдерде. Ярышларны карарга өч йөзгә якын кеше килгән иде.

Хоккей турнирында I урынга һәм күчмә кубокка Яңа Кенәр командасы лаек булды. Хәсәншәех һәм Субаш Аты командалары II һәм III урыннарны бүлеште. Җиңүче командаларга грамоталар, медальләр тапшырылды. Мөхтәсибәт яшь хоккейчыларга намаз уку мөмкинлекләрен тудырды һәм төшке аш белән сыйлады.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*