tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Буа районы Яңа Чәчкап авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл яңартылды

ВИДЕО: Буа районы Яңа Чәчкап авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл яңартылды

Буа районының Яңа Чәчкап авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәлне яңарттылар. Фронттан әйләнеп кайтмаган солдатлар исемлеге озайтылды. Мемориалга сугыштан соң авылны торгызуга зур өлеш кертүчеләрнең исем-фамилияләре дә өстәлде.

Яңа Чәчкап авылының ветераннар Советы рәисе, ветеран укытучы Рәис абый Нәгыймуллин  үзәктәге һәйкәлгә чокылган исем –фамилияләрне әллә ничә тапкыр укып чыккан. Элеккеге һәйкәлгә 118 сугыш кырында һәлак булган авылдашның исеме кертелгән булган. Хәзер алар 222әү. Яңа дүрт исем-фамилия арасында озак еллар һәлак булу урыны билгесез калган Мостафа Шәрәфетдиновныкы да өстәлде.

Яңа Чәчкап авылында яшәүче  Рәис Нәгыймуллин: “Ул хәбәсез югалган булган. Авылыбызга аның җәсәден табып, кайда һәлак булганлыгын белгертеп хәбәр килгәч, аның туганнары яңадан аңа коръәннәр укытып, догалар кылып, шулай итеп искә алды.”

Яңа исемлеккә сугыштан исән кайтып, авылны торгызуда, аның тормышын алга җибәрүдә зур хезмәт куйган каһарманнарның да исемнәре кертелде.

Мемориал һәйкәл Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгы программасы кысаларында гамәлгә кертелде. Аны ачуда авылның өлкәннәре дә, яшь буын да катнашты.

Алсу Сәмигуллина, Гакыйл Камалетдинов

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*