tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дзержинск шәһәре татарлары 2020 нче елга нәтиҗәләр ясады
Дзержинск шәһәре татарлары 2020 нче елга нәтиҗәләр ясады

Дзержинск шәһәре татарлары 2020 нче елга нәтиҗәләр ясады

Узган атнада Түбән Новгород өлкәсе Дзержинск шәһәре татарларының җирле милли автономиясең мәдәни  үзәгендә күңелле чара оештырылган иде. Шунда автономиянең 2020 ел эшчәнлегенә йомгак та ясалды.

Чара бер сулышта узды, кич буе күңелле, уңайлы һәм дустанә атмосфера хөкем сөрде. Бирегә әниләрнең балалары, әбиләрнең онык-оныкчыклары белән килүләре аеруча сөендерде.

Кечкенә кунаклар оста иттереп рус телендә шигырьләр укыдылар, әмма киләсе бәйрәмгә барысы да татар телендә чыгыш ясарга вәгъдә иттеләр һәм Кыш бабай белән Кар кызыннан бүләкләр алдылар.

Гомумән, бу көнне бүләкләр күп иде. Балалар да, автономия активистлары да РАНХиГС директоры Александр Парамоновтан татлы бүләкләргә ия булдылар.

Хөрмәтле кунаклар арасында төбәк автономия вәкилләре Зилә ханым Әхмәдуллина белән Динара Хәлилова да бар иде. Алар, үз чиратларында, «Татар мәдәнияте көннәре» өлкә проекты кысаларында уздырылган төрле бәйгеләрдә актив катнашкан дзержинсклы балаларны дипломнар һәм истәлекле сувенирлар белән билгеләп үттеләр. Шулай ук автономия тормышында актив катнашканнары, һәр оештырылган бәйрәмнең үзәгендә кайнаганнары өчен, Галия Харисова, Ахадия Исхакова, Алсу Рәхмәтуллина, Мөнирә Адикаевага махсус бүләкләр тапшырылды. Барлык чараларда төшергән матур фоторәсемнәре өчен Лола Горшенкова, үзәкнең актив ир-атлары, һәр чараны музыкаль чыгышлары белән бизәүче Хәйдәр Невмянов һәм Наил Сарибҗанов та бүләкләнделәр.

Әлбәттә, милли автономия рәисе Рамил Надюков һәм башкарма директоры Зөһрә Абдуллина да бу көнне билгеләнмичә калмады, алар исеменә бик күп җылы сүзләр, рәхмәтләр әйтелде.

Зилә ханым шулай ук әти-әниләргә, әби-бабайларга бала-оныкларының милли бәйрәмнәрдә, конкурсларда катнашу теләген хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.

Рәсми өлештән соң, чарада катнашучыларга Рамил Әхмәтович тарафыннан татлы бүләкләр тапшырылды.

Кыскасы, бу көнне беркем дә игътибарсыз калмады, бик күп җылы сүзләр, бүләкләр булды. Ә бәйрәм табыны яшүсмерләр һәм балалар өчен дискотека белән тәмамланды.

Наилә Җиһаншина

Түбән Новгород өлкәсе

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*