tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчада – «Хатирә дәфтәре» кичәсе
Арчада – «Хатирә дәфтәре» кичәсе

Арчада – «Хатирә дәфтәре» кичәсе

Арча ягы элек-электән данлыклы Казан арты үзәге булып санала. Халкыбызга бик күп мәгърифәтчеләр, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләрен биргән төбәк ул. Якташ язучыларыбызның бай мирасын укучыларга җиткерү максатыннан, укучылар өчен «Без бит – Арча яклары» исеме астында өч кисәктән торган хрестоматия әзерләнде. Әлеге китапка, Арча төбәгеннән чыккан танылган язучыларыбыз белән беррәттән, әдәбият мәйданына, татар сәнгатенә әле яңа гына аяк баскан каләм ияләренең дә иҗат җимешләре кертелгән. Андагы әсәрләр аша, якташ язучыларыбызның бай мирасын туплап, үсеп килүче буынга тапшыру һәм тормышта үз урынын табарга ярдәм итү максаты куелган. Укучыларыбыз, аларны укып, дөньяны танып белерләр, игелек кылырга, шәфкатьле булырга, туган илебезне, туган телебезне, халкыбызны яратырга өйрәнерләр дигән теләк белән башкарылган бу эш.

Агымдагы елның 3 мартында Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә шушы җыентыкның I – IV сыйныф укучылары өчен чыгарылган китабына багышлап, «Хатирә дәфтәре» исеме астында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәгә, кунак булып, Иске Кырлай авылында туган шагыйрә, язучы һәм «Арча хәбәрләре» газетасы журналисты, Арчадагы «Җидегән чишмә» халык театрының кабатланмас артисты Гөлсинә  Вазыйх кызы Зәкиева килде. Шулай ук Лесхоз урта мәктәбе, Казанбаш, Иске Кырлай, Пошалым төп мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән иҗатка тартылган укучылар чакырылган иде.

Кичәдә укучылар якташ шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, аларның җырларын башкардылар, әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерделәр, матур биюләр күрсәттеләр. Гөлсинә Вазыйх кызы Зәкиева белән кызыклы әңгәмә оештырылды. Кичә Г.Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җырын башкару белән төгәлләнде.

Кичәдә катнашкан һәр укучыга, аны оештырган укытучыларга район мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Арча районы мәгариф идарәсе методисты Энҗе Мостафина

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*