tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ирада Әюпова “Татар кызы 2021” бәйгесенең финалистлары белән очрашты
Ирада Әюпова “Татар кызы 2021” бәйгесенең финалистлары белән очрашты

Ирада Әюпова “Татар кызы 2021” бәйгесенең финалистлары белән очрашты

Бүген, 4 март көнне, Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х. Әюпова Республикакүләм “Татар кызы 2021” матурлык һәм талант бәйгесенең финалистлары белән очрашты.

Очрашу бәйгедә катнашучы кызлар өчен мастер-класслар кысаларында “Уңышка ирешү тарихы” форматында үткәрелде. Очрашуның модераторы –  “Татар кызы” бәйгесе дирекциясенең Башкарма директоры Гүзәлия Гыйниятуллина.

Әңгәмә җылы һәм дустанә атмосферада узды. Катнашучылар уңышка ирешү хакында, заманча татар кызына нинди сыйфатлар хас булырга тиешлеге турында фикер алыштылар.

Ирада Әюпова рухи кыйммәтләр һәм тормышта үз юлыңны табу хакында фикерләре белән уртаклашты: “Хатын кызның матурлыгы – аның күңел җылысында, рухи көчендә. Ә рухи көч –  үз халкыңның гореф-гадәтләрен үзләштереп тәрбия алудан, үзеңне шәхес итеп формалаштырудан килә.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 6 мартында Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында конкурсның финалы узачак. 12 гүзәл кыз “Татар кызы – 2021” исеме өчен көч сынашак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*