tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчада Тукай исемендәге рухи-агарту үзәге ачылачак
Арчада Тукай исемендәге рухи-агарту үзәге ачылачак

Арчада Тукай исемендәге рухи-агарту үзәге ачылачак

Узган ял көннәрендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән Арча мөхтәсибәтендә булды. Сәфәр кысаларында ул Татарстанда иң зур мөхтәсибәт эшчәнлеге белән танышты һәм Арча шәһәренең Үзәк мәчете каршында төзелгән яңа объектны – Габдулла Тукай исемендәге рухи-агарту үзәген карады.

Үзәк Идел буе Болгарында бабаларыбыз тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан ачылачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Имам-мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллин мөфтигә үзәкнең 800 кв. метрлы өч катлы бинасын күрсәтте. Биредә уку сыйныфлары, конференц-зал, ашханә, китапханә, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханә урнашкан.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*