tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиянең Шыгырдан авылында Сабантуй Коръән аятьләрен укудан башланган
Чувашиянең Шыгырдан авылында Сабантуй Коръән аятьләрен укудан башланган

Чувашиянең Шыгырдан авылында Сабантуй Коръән аятьләрен укудан башланган

Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Чувашия Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Батыр районы Иҗтимагый советы әгъзасы Мансур хәзрәт Хәйбуллов Батыр районының Шыгырдан авылындагы «Сабантуй» милли бәйрәмендә катнашты. Ул «Халыклар дуслыгы» яшьләр паркы территориясендә узды. Россия мөселманнары Дини җыенының Үзәкләштерелгән дини оешмасы шул турыда хәбәр итә.

Бәйрәм Коръән аятьләрен укудан башланын китте.

Тантана барышында иң яхшылар, авыл җирлеге үсешенең барлык тармаклары алдынгылары, активистлар Мактау грамоталары, Дипломнар, төрле дәрәҗәдәге Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

2022 елда муниципаль берәмлекнең юбилеен бәйрәм итү кысаларында район депутатлары җыелышы тарафыннан гамәлгә куелган «Батыр районы оешуның 95 еллыгы» истәлекле медальләре бәйрәмнең аерым бүләге булды. Билгеләп үтик, беренче медальләр Бөек Ватан сугышы ветераннарына тапшырылды.

Традицион бәйрәм программасында – юртаклар чабышы, «Көрәш», кул көрәше, гер күтәрү, аркан тарту, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен велоузыш һәм өлкәннәр, балалар өчен башка бик күп уеннар, конкурслар оештырылды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*