tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буада “Ак калфак” каз каурыеннан май канаты эшләү буенча осталык дәресе узды
Буада “Ак калфак”  каз каурыеннан май канаты эшләү буенча осталык дәресе узды

Буада “Ак калфак” каз каурыеннан май канаты эшләү буенча осталык дәресе узды

Буада  “Ак калфак” җирле оешмасы үзәк китапханә белән берлектә каз каурыеннан май канаты эшләү һәм каз мамыгыннан мендәр ясау буенча осталык дәресе узды.

Чарада балалар бик теләп катнаштылар. Каз каурыеннан май канаты эшләргә өйрәнеп кенә калмыйча, каз турында, каз продукцияләрен, мамыгын, каурыен да ничек кулланырга мөмкин булуын белеп, төшенеп киттеләр.

Кунаклар “Каз канаты” җырын җырлап, татарча шигырьләр сөйләп,табышмаклар, әйтемнәр әйтешеп чарадан күтәренке күңел белән таралышты. Ясаган май канатларын һәркем өенә алып китте. Коймак, бәлеш, кыстыбый майларга экологик яктан чиста майканат!

Чарада катнашучы әниләр, әбиләр, оныклар мондый осталык дәресләренә тагын чакырыгыз дигән теләк белдерделәр!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*