tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авылдашларым белән горурланам
Авылдашларым белән горурланам

Авылдашларым белән горурланам

Вагай районы, Икенче Вагай авылында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларны онытмыйлар. Биредә ярдәмчел кешеләр, илебезнең патриотлары яши. Махсус хәрби операция башланганнан бирле төрле яшьтәге, төрле дәрәҗәдәге якташларыбыз сугышчыларга ярдәм күрсәтү теләге белән берләшеп посылка җыялар, шәмнәр ясыйлар. Лаеклы ялда булганнар да өйдә утырмыйлар, ярдәмгә киләләр, яшьләргә үрнәк булалар. «Яңарыш» газетабызда актив кешеләр турында укып, авылдашларым турында язарга булдым. Мин алар белән горурланам!

Шәм янында җыелып утырырга, аяк киемнәрен киптерергә була. Безнекеләр дә үз куллары белән эшләгән шәмнәрне, җыелган посылкаларны хәрбиләргә җибәрәләр. Илебез халкы тыныч дөньяда яшәсен дигән теләкләребезне юллыйбыз. Бу изге эштә актив катнашканнарга рәхмәтләребезне әйтәбез. Мәчет хәзрәте Чәгъвәр Кормандаевка, Марсель хәзрәт Нәбиевка, Әхәтовлар гаиләсенә, Әнисә Камалетдиновага, Санилә Хөсәеновага, Суфия Бакиевага, Эльмира Калбаевага, Сәвия Тимербулатовага, Рауза Хәйретдиновага, Рауза Алимовага, Хәдичә Мирхәйдәровага, Наҗия, Диләрә Калбаеваларга, Хәдичә Мәчитовага, Мәдинә, Руфина Курмандаеваларга, Маннур Рафиковка, Фәния Нәбиевага эшләрендә уңышлар телибез.

Авылыбызда кирпечтән төзелгән зур, матур мәчет эшли. Кызганычка, мәчеткә кеше күп йөрми. Ә дини бәйрәмнәрдә авылдашларыбыз авылга кайталар. Җыелышып, мәчеткә балалары белән килеп, хәзрәтебез белән бергәләшеп Коръән ашларын үткәрәләр. Үзем Тубыл шәһәрендә яшәсәм дә, авылыма кайтып, авылдашларым, туганнарым белән аралашып яшим. Аларның изге эшләрендә уңышлар телим.

Фәния МЕЛИБАЕВА,
Тубыл шәһәре.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*