tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айрат Фәйзрахманов: “Түгәрәк уен” һәм “Уйнагыз, гармуннар!” фестивальләре – Республика көненең йөзек кашы
Айрат Фәйзрахманов: “Түгәрәк уен” һәм “Уйнагыз, гармуннар!” фестивальләре – Республика көненең йөзек кашы

Айрат Фәйзрахманов: “Түгәрәк уен” һәм “Уйнагыз, гармуннар!” фестивальләре – Республика көненең йөзек кашы

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов Республика көненә багышланган чаралар арасында иң милли чара дип «Түгәрәк уен» һәм «Уйнагыз, гармуннар!» фестивальләрен атады. Бу хакта ул XV «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклор фестивале һәм XXXVIII «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты республика бәйрәменә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

– Без инде Республика көненә багышланган чараларны башлап җибәрәбез. Тиздән Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәре узачак. 26 нчы августта “Печән базары”, шигърият бәйрәме булач. 30 нчы августта инде “Казан көзе” классик музыка фестивале, Казан шәһәре көне һәм иң күңелле, милли бәйрәмнәрнең берсе – “Түгәрәк уен” һәм “Уйнагыз, гармуннар” уздырылачак. Әлеге ике фестиваль Республика көненең йөзек кашы дип әйтсәм, дөрес булыр дип уйлыйм. Әлеге чараларның Казанның нәкъ үзәгендә узуы да сөенечле, – диде ул һәм яшь буында гармун осталыгына, милли моңга мәхәббәт тәрбияләүнең мөһим булуын ассызыклады.

Исегезгә төшерәбез, «Түгәрәк уен» фестивале җыр-моң белән 30 август көнне традицион рәвештә оештырылган «Уйнагыз, гармуннар!» халык бәйрәменә кушылып китәчәк. Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда корылган сәхнәдән дә, Бауман урамы буйлап Кремльгә чаклы сузылган парадтан да татар моңы, татар җыры яңгыраячак! Кремль яр буендагы сәхнәдә концерт дәвам итәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*