tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Фәйзулла тарихлы булды
Иске Фәйзулла тарихлы булды

Иске Фәйзулла тарихлы булды

Шушы көннәрдә Кошки районының Иске Фәйзулла авылы тарихына багышланган “Подвиг длиною в жизнь. Село Старое Фейзуллово» дип аталган яңа китап дөнья күрде. Авторы – Фәрид Шириязданов.

Быел данлыклы якташыбыз, шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның тууына 85 ел тулып узды. Шул уңайдан мәрхүм яшәгән, иҗат иткән һәм җирләнгән Кошки районының Иске Фәйзулла авылы тарихын язу һәм китап итеп бастырып чыгару бурычы куелган иде.
Китап бай эчтәлекле һәм матур итеп эшләнгән. Ә иң әһәмиятлесе – басмада шушы авылда туып-үскән һәр кешенең күңеленә хуш килерлек итеп язылган мәгълүмат тупланган. Хәтта инде онытылып барган, авыл халкының хәтереннән төшеп калган вакыйгалар да торгызылган. Иң мөһиме – анда милләтебезне, динебезне, телебезне, рухи кыйммәтләребезне, гореф-гадәтләребезне саклау юлында авыл халкы күрсәткән батырлыклар гына түгел, гый¬брәтле һәм аянычлы хәлләр дә тасвирланган.

Туганлык җепләре какшаган, дуслык хисләре сүрелгән, җылы мөнәсәбәтләр таркала барган дәвердә мондый китап басылып чыгуының әһәмияте аеруча зур. Бигрәк тә киләчәк буыннар өчен.
Иске Фәйзулла авылында яшәүче Чәчәк Авдонина: “Мин авылыбыз турында китап басылып чыгуына бик шатмын. Берне сатып алган идем инде, әле тагын балаларыма да алырмын дип торам, истәлек булып калсын. Гакыйль абыйлары безгә туган тиешле кеше бит. Аның батырлыгы гасырларда сакланырга тиеш. Ә китап булгач, бездән соң килгән буыннар авылыбыз тарихын, аның кешеләрен, Гакыйль Сәгыйровның иҗатын онытмас. Китапны кулга алырга да рәхәт, бик матур, зиннәтле итеп эшләнгән. Ә эчтәлеген авыл халкы һәм тарих белгечләре бәяләр инде”, – диде.

Автор Иске Җүрәй тарихын һәм данлы якташыбыз Гакыйль Сәгыйров истәлеген саклау йөзеннән китап язу юлында ярдәм күрсәткән Бөтендөнья татар конгрессы Шурасы әгъзасы, «Дуслык» иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаевка, вице-президенты Минәхмәт Хәлиулловка, авылдашлар Рамил Гыйззәтуллин һәм Ришат Шәйхулловка олы рәхмәтләрен белдерә. Китапны Иске Фәйзулла авылында һәм Самара Җәмигъ мәчете кибетендә сатып алырга була.

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*