tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азат Ислаев ХМАО губернаторы урынбасары итеп билгеләнде
Азат Ислаев ХМАО губернаторы урынбасары итеп билгеләнде

Азат Ислаев ХМАО губернаторы урынбасары итеп билгеләнде

Азат Ислаев яңа вазыйфага билгеләнгәнче, Владивосток шәһәре мэры урынбасары булып эшләде. Югра губернаторы Наталья Комарова карары нигезендә, 14 нче марттан, губернатор урынбасары вазыйфасын башкара. Ул төбәкнең үсеше һәм шәһәр мохитен уңайлы итү юнәлешендә эш алып барачак.

Азат Ислаев 1985 нчы елның 9 нчы маенда Пермь шәһәрендә туган. “ТИСБИ” Академиясен “Юриспруденция” белгечлеге буенча тәмамлый. Ул профессиональ эшчәнлеге вакытында, “Җир кишәрлекләре хезмәте” башкарма директоры, соңрак Пермь крае губернаторы ярдәмчесе вазыйфаларын башкара. Шулай ук Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе булып та эшли.

Бөтендөнья татар конгрессы Азат Ислаевны чын күңелдән яңа вазыйфага билгеләнүе белән котлый һәм җаваплы эшендә зур уңышлар тели. 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*