tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия татар авыллары эшмәкәрләре «Татар базары» күргәзмәсендә катнашачак
Россия татар авыллары эшмәкәрләре «Татар базары» күргәзмәсендә катнашачак

Россия татар авыллары эшмәкәрләре «Татар базары» күргәзмәсендә катнашачак

18 мартта X Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы алдыннан «Корстон» комплексында «Татар базары» ярминкә-күргәзмәсе оештырыла.

Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев «Татар базары» бренды белән ярминкә беренче тапкыр Мөслимдә Бөтенроссия татар авыллары Сабан туенда уздырылганын искәртте. Җыен кысаларында да татар авылларында җитештерелгән азыкны халыкка җиткерү мәйданчыклары оештырыла.

«Ярминкәдә барлыгы җиде юнәлеш каралган: милли кием, хәләл индустрия, татарның сувенир индустриясе, бакчачылык һәм бакча культуралары, милли кухня, халык кәсепчелеге, сәламәт азык — сәламәт милләт номинацияләре», — диде Фәрит Уразаев.

Ул җыенның төп максаты татар авылларын саклап калу һәм үстерү икәнлеген әйтте.

«Россиядә 4,5 мең татар авылы бар, шуның 1,5 меңе — Башкортстанда, 2 меңе — Татарстанда, калганы — башка төбәкләрдә. Авыллар җимерелеп бара. Без, татарлар, глобаль кризис чорында татар авыллары дип җыелабыз икән, азык-төлек куркынычсызлыгы, кешенең көнкүреш яшәешен тәэмин итү — беренче стратегик проблема булуын аңларга тиеш, шунлыктан бу стратегик, алдагы ун елга Россия авылларындагы халәтен билгели торган җыен», — диде Уразаев.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*