tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыены делегатлары Буа хуҗалыклары белән танышачак
Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыены делегатлары Буа хуҗалыклары белән танышачак

Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыены делегатлары Буа хуҗалыклары белән танышачак

X Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыенында катнашучы делегатлар 17 мартта Буага барып, авыл эшмәкәрләре хуҗалыклары белән танышачак.

Делегатларга атчылык, кошчылык, җиләкчелек, кондитер производствосы, тегү цехы юнәлешендә эшчәнлек үрнәкләре турында сөйләячәкләр.

Бик-Үти авыл җирлегендә «Дәүләтшин Җ.Н.» КФХ бакчаларын карау ниятләнә. Боерган авыл җирлегендә «Хисамов Р.З.» ат фермасында булачаклар. Исәк авыл җирлегендә Гыймалов И.М., Хәсәнҗанов Р.С. күмәк хуҗалыклары, тегү цехы эше белән танышу көтелә. Шулай ук, делегатларны Буа драма театрында да көтәләр.

Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, Буа якташлар җәмгыяте белән берлектә, Буа районында юкка чыккан татар авылларында һәйкәлләр ясалганын әйтте. Сугышка китеп кайтмаганнар, сугыштан кайтып мәрхүм булганнар исемлегеннән торган бу һәйкәлләрне делегатларга да күрсәтәчәкләр.

Җыенга Россиянең 40 төбәгеннән, Татарстаннан 500 ләп кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре киләчәк.

16 март көнне «Татар авылларында рухи тәрбия һәм милли үзенчәлек мәсьәләләре», «Заманча инновацион технологияләр ярдәмендә җиләк-җимеш культураларын күпләп үстерү мәсьәләләре», «Базар шартларында яшьләргә эшмәкәрлек нигезләрен өйрәтү», «Авыл эшмәкәрләре җитештергән продукцияне эшкәртү һәм сату мәсьәләләре» темасына дүрт дискуссия мәйданчыгы узачак. 18 мартта җыенның пленар утырышы була.

Гөлнара Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*