tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакай авыллары үзешчәннәре сәхнә тотты
Азнакай авыллары үзешчәннәре сәхнә тотты

Азнакай авыллары үзешчәннәре сәхнә тотты

Авыл мәдәният йортлары арасында үзешчән сәнгать смотр-конкурсы быел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, Азнакай районы төзелүгә 90 ел тулуга багышланды.

“Аның сайлап алу туры барлык санитар таләпләрне саклап, 11 мәйданчыкта узды. Финалда 17 номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде. Коллективлар тематика зур игътибар биргәннәр, бик яхшы әзерләнгәннәр, – диде шәһәр-район Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева.

Гран-прины Уразай авылы мәдәният йорты яулады. Татшуган һәм Сукаеш – беренче, Үчәлле һәм Мәсгут – икенче, Әсәй һәм Чалпы мәдәният йортлары өченче урынга лаек булды.

aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*