tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулыда “Татар малае-2021” бәйгесе узды
Баулыда “Татар малае-2021” бәйгесе узды

Баулыда “Татар малае-2021” бәйгесе узды

Баулыда татарча иң матур сөйләшкән, бар яктан да булган малайны сайладылар. Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсе мәгариф бүлеге белән берлектә “Татар малае-2021” район онлайн бәйгесен үткәрде.

Бәйгедә башлангыч сыйныфларда укучы 13 малай катнашты. Укытучылары, әти-әниләре белән бергәләп, алар дүрт биремне үтәделәр: үзләре белән таныштыруны, иҗади номерны, әкият герое булып чыгыш ясауны видеога яздырып җибәрделәр, танылган якташыбыз турында эссе тапшырдылар. Жюри бүген аларның эшләренә бәя бирде.

Нәтиҗәдә, 2021 елның “Татар малае” исеменә Яңа Чүте авылы мәктәбеннән Илгизәр Таҗетдинов лаек булды.

Фәридә Зыярова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*