tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда төбәкчеләр очрашты
Азнакайда төбәкчеләр очрашты

Азнакайда төбәкчеләр очрашты

Район үзәк китапханәсендә Азнакай төбәкчеләре тарихчы, археолог, “Татар төбәкчеләре оешмасы” рәисе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Альберт Борһанов белән очрашты.

Альберт Борһанов ел дәвамында төбәкчеләр оешмасы башкарган эшләр һәм киләчәккә планнар белән таныштырды.

Районыбызда бу юнәлештә зур эшчәнлек алып барыла, Азнакай һәм авыллар тарихына, күренекле шәхесләргә багышланган өч дистәдән артык китап нәшер ителде, бүген дә бу эш дәвам итә.  Түгәрәк өстәл артында җирле төбәкчеләр үзләренең киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр, фикерләре белән уртаклаштылар.

aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*