tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамазан алдыннан Казан мәчетләрендә Коръән укырга өйрәнү курслары уза
Рамазан алдыннан Казан мәчетләрендә Коръән укырга өйрәнү курслары уза

Рамазан алдыннан Казан мәчетләрендә Коръән укырга өйрәнү курслары уза

Рамазан ае җитәргә төгәл 2 ай кала – раҗәб һәм шәгъбан айлары дәвамында Казан мәчетләрендә халыкны Коръән укырга өйрәтәчәкләр. Дәресләр Татарстан мөфтияте һәм КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан әзерләнгән махсус программа нигезендә оештырыла.

Башкала мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен атнасына 2 тапкыр яхшы әзерлекле белгечләр, мөгаллимнәр Коръән укырга өйрәнү дәресләрен алып барачак. Ике ай дәвамында гарәп алфавитын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтү күздә тотыла. Дәресләрне Раҗәб аеның 1нче көнендә – 23нче гыйнварда Казанның 8 мәчетендә башлап җибәрү ниятләнә (укучылар саныннан чыгып, мәчетләр исемлеге өстәлергә, тулыланырга мөмкин). Болар – Казанның “Рәшидә” (Чәчәкле ур., 24), “Әниләр” (Газовая ур., 18), “Казан нуры” (Фатыйх Әмирхан ур., 3 к2), “Нурислам” (Муса Бигиев ур., 36), “Иман нуры” (Дорожная ур., 32), “Гаилә” (Җәүдәт Фәйзи урамы, 2), Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин ис. (Ново-Осиновский тыкрыгы, 16а), “Әмәт” (Дачная ур., 3а) мәчетләре. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшыру каралган.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*