tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Татар бистәсе буенча татар телендә экскурсия уздырачаклар
Иске Татар бистәсе буенча татар телендә экскурсия уздырачаклар

Иске Татар бистәсе буенча татар телендә экскурсия уздырачаклар

19 гыйнварда Иске Татар бистәсе буйлап татар телендә «Мәрҗани тормышының бер елы» дигән җәяүле экскурсия узачак. Габдулла Тукай әдәби музее аны галим-мәгърифәтченең тууына 205 ел тулуга әзерләде.

Экскурсантларга Иске Татар бистәсендәге галим-мәгърифәтченең тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле урыннарны күрсәтәчәкләр – бу Казан татар укытучылар мәктәбе, Гобәйдуллиннар йорты, Әл-Мәрҗани мәчете, «Мөхәммәдия» һәм «Мәрҗани» мәдрәсәсе, Мәрҗани йорты һәм урамы, бөек мәгърифәтчегә куелган һәйкәл.

Экскурсия 12:00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.

Шулай ук Габдулла Тукай әдәби музеенда килгән заявкалар буенча татар телендә «Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт» дип аталган экскурсия-квест узачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*