tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баку Сабан туенда Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды
Баку Сабан туенда Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды

Баку Сабан туенда Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды

Бүген, 18 июнь, Баку шәһәрендә халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе уза. Бәйрәм Гейдар Алиевның 100 еллыгы уңаеннан оештырыла.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов милләтләр арасында татулыкны hәм тынычлыкны ныгытуга, татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел” медале белән Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы даими вәкиле урынбасары Исмаил Акмаевны һәм Азәрбайҗан Республикасы Милли Мәҗлесе депутаты Гәнирә Пашаеваны бүләкләде.

Татар халкының рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, милләтләр арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга өлеш кертүләре өчен Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте “Яшьлек” Азәрбайҗан татар яшьләре үзәге әгъзасы Әхмәдҗанов Максуд Мөхәммәдҗан улына һәм Азәрбайҗан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Йолчуев Әкбәр Мәхти улына белдерелде.

“Яшьлек” Азәрбайҗан татар яшьләре үзәге рәисе урынбасары Әхмәдҗанова Әлфия Ибраһим кызына Татарстан Республикасының “Атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*