tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада Сабан туе 24 июньдә була
Самарада Сабан туе 24 июньдә була

Самарада Сабан туе 24 июньдә була

24 июнь көнне Самара шәһәренең Юрий Гагарин исемендәге паркында татарларның милли бәйрәме «Сабантуй-2023» узачак. «Самар татарлары» сайты шул турыда яза.

Бәйрәмне өлкәнең «Дуслык» иҗат иҗтимагый оешмасы оештыра.

Быел Самарада Сабан туе 34нче тапкыр була. Бәйрәмнең төп сәхнәсендә Азнакай муниципаль районы коллективлары, Камышлы районы Иске Ярмәк авылының «Ак каен» халык ансамбле, Самара шәһәренең «Ялкынлы яшьлек» фольклор коллективы һәм башка коллективлар чыгыш ясаячак.

Аерым мәйданчыкта төрле ярышларда призлар уйнатылачак, шул исәптән, көянтә-чиләкләр белән, кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, аркан тарту, биек баганага менү, гер күтәрү, күл көрәше.

Татар ашлары, милли һәм мөселман атрибутикасы һәм товарлары, әдәбият, сувенирлар һәм халык кәсепләре әйберләреннән торган күргәзмә оештырылачак, аларны сатып алып булачак.

Традиция буенча «Идел» һәм «Ялкынлы яшьлек» ансамбльләренең бию-күңел ачу мәйданчыклары оештырыла.

Милли көрәштә катнашырга теләүчеләрне Ю.Гагарин исемендәге парк стадионында көтәләр (көрәшчеләрне теркәү 9:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр), диелә хәбәрдә.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*