tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бакуда Сабан туе башланды
Бакуда Сабан туе башланды

Бакуда Сабан туе башланды

Бүген, 18 июнь, Баку шәһәрендә халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе уза. Бәйрәм Гейдар Алиевның 100 еллыгы уңаеннан оештырыла.

Сабан туе байрагын күтәрү хокукы сугыш ветераны Расим Ринат улы Яхинга һәм Әзербайҗан Республикасының “Яшьлек” татар яшьләре үзәге рәисе Диаз Мәксуд улы Әхмәтҗановка тапшырылды.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Әзербайҗан Республикасы икътисад министры Микаил Җәббаров, Әзербайҗан Республикасында Россия Федерациясенең вәкаләтле вәкиле Полад Бюльбюл оглы катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*