tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балалар дини гыйлем ала
Балалар дини гыйлем ала

Балалар дини гыйлем ала

Ульяновск өлкәсе Яңа шәһәрнең Ленин Комсомолы проспектында урнашкан мөселман мәхәлләсендә – мәчеттә өлкәннәр һәм балалар өчен ислам дине нигезләрен өйрәнү буенча курслар эшләп килә.

“Төрле буын кешеләре безнең мәчеткә намазга бик теләп йөриләр. Аларның шактый өлеше мәхәллә карамагында оештырылган ислам дине нигезләрен өйрәнү курсларында гыйлем ала. Әти-әниләр, әби-бабайлар әлеге курсларга үзләренең бала-оныкларын да алып киләләр. Сабыйлар белән дәресләрне “Биләр” мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Тлявлин үткәрә. Аеруча сәләтле малайлар һәм кызлар гарәп графикасын бик тиз үзләштерәләр. Дәресләрдән соң без аларны хәләл ризыклар, татар халык ашлары белән сыйлыйбыз. Авиатөзүчеләр микрорайонының төрле почмакларында яшәүче татар гаиләләрен үзебезнең мәхәлләдә көтеп калабыз. Безнең ишекләр һәркем өчен ачык!”,- ди мәхәллә рәисе Рафаэль Назмутдинов.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*