tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балаларыбыз дин сабакларын өйрәнеп үсә
Балаларыбыз дин сабакларын өйрәнеп үсә

Балаларыбыз дин сабакларын өйрәнеп үсә

Балаларда динебезгә, күркәм әхлакка, Коръән тәгълиматләрен өйрәнүгә кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү җәһәтеннән Актаныш районы үзәгендәге “Җәмигъ” мәчетендә намаз уку бәйгесе оештырылды. “Мин намаз укырга яратам” – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланды.

Бәйге 3 төркем яшь аралыгында, ир һәм кыз балалар арасында аерым үткәрелде. Чара барышында Фарыз намазның, берсен укып күрсәтү, Аятел көрси яки Кунут, азан догасын башкару һәм 1-2 сыйныфта укучы һәм дә инде мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар өчен 2 рәкәгатьле уку таләп ителде. Район мөхтәсибе, “Җәмигъ”нең имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Мортазин катнашучыларны һәм укучылары өчен җан атып торган остазларны, җәмәгатьне ихлас сәләмләде, чараны ачып җибәрде.

Әлеге бәйгедә барлыгы 11 малай һәм 17 кыз катнашты. Татар халкы өчен традицион ислам кыйммәтләрен укуның, белем алуның, тәрбияви һәм рухи куәтле дәресләрнең нәтиҗәсе булды әлеге матур бәйге! Әһәмияте ягыннан–балаларга Аллаһ хакын таныту, яшәеш асылларының мөһимлеген аңлату иде.

Намаз – исламның 5 терәгенең берсе. Кече яшьтән үк балалар – мәчет атмоферасы һәм хозурлыгын күреп, тоеп үсүләре куанычлы. Бәйге ифрат матур әзерләнгән иде. Яшь райондашларыбызның дөрес укулары билгеләнде, хата һәм кимчелекләр булса – аңлатылды.

Юлай НИЗАЕВ,

Раил ХАРИСОВ фотолары,

“Актаныш-Информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*