tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Рамазан ае башлану уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисе  В.Г. Шәйхразыевның Рамазан ае башлану уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Рамазан ае башлану уңаеннан котлавы

Кадерле милләттәшләр, хөрмәтле мөселманнар!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да изге Рамазан ае башлану уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Татар халкын милләт итеп саклап калуда һәм яшәтүдә Ислам диненең әһәмияте бик зур. Ә ураза тоту шушы динебездәге биш багананың берсе булып тора.

Рамазан аенда һәр мөселман кешесе уразалар тотып, тыелган гамәлләрдән сакланып, әхлагын ныгытсын, калебен төзәтсен иде.

Әлеге айда без кулыбыздан килгәнчә туганнарының, ярлы һәм авыру кешеләрнең хәлләрен белеп, мохтаҗларга, мәчетләргә ярдәм күрсәтеп, сәдакаләр өләшеп, мәҗлесләр корып, ураза тотучыларны ашатып, ятим балаларны куандырып, саваплы эшләр эшләсәк иде, чөнки «Рамазан аенда эшләгән изгелеккә савап 700 дәрәҗәдә артык булыр» диелә.

Кадерле мөселманнар, дин кардәшләребез! Рамазан ае мөбарәк булсын, эшләгән изгелекләребезнең әҗер-савапларын күрергә насыйп итсен.

Ихтирам белән,

ТР Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*