tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Мәүлә Колый тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган конференциядә катнашты
Данис Шакиров Мәүлә Колый тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган конференциядә катнашты

Данис Шакиров Мәүлә Колый тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган конференциядә катнашты

Питрәч районының Чыты авылында бүген XVII гасырның суфичы шагыйре Мәүлә Колыйга багышланган Бөтенроссия “Икенче Питрәч фәнни- төбәк тарихын өйрәнү укулары” узды.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.  Ул катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән сәламләде.

Чара барышында Мәүлә Колыйга багышланган стелага нигез салынды. Нигез ташына киләчәк буыннарга юлланган вакыт капсуласын урнаштырдылар. Текст татарча, инглизчә, гарәпчә язылган; капсуланы төгәл илле ел үткәч ачып укыячаклар.

Чыты авылын Мәүлә Колыйның туган авылы, диләр. Ул монда 1630 нчы елларда яшәгән. 1670 нче елларда шагыйрь җимерелгән Биләр каласы янында төпләнгән. Мәүлә Колый яшәү, үлем, дөнья турында йөздән артык шигырь язып калдырган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*