tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балаларым – тормышым мәгънәсе
Балаларым – тормышым мәгънәсе

Балаларым – тормышым мәгънәсе

Кочко-Пожар кызы Галия Гришина бүген гаиләсе белән Сергачта яши. Кечкенәдән тырыш, максатчан булган кызчык туган авылындагы урта мәктәпне көмеш медальга тәмамлый, мәктәп тормышында бик актив катнаша, район күләмендә уздырылган бер чарадан да якта калмый. Соңрак ул Россия Президенты каршындагы академиядә (РАНХиГС) бюджет нигезендә югары белем ала, ә инде активлыгы, төрле дәрәҗәдә оештырылган чараларда катнашуы, кыскасы, тормышның уртасында кайнавы – аның яшәү рәвеше. “Мисс-Весна”, (2012) ел, “Миссис Сергач” (2019 ел) район конкурслары, “Авыл кызы” (2012 ел) регионара конкурс, “Педагог года” (Кызыл Октябрь районы, 2018 ел), “Иң яхшы әни” (Кызыл Октябрь районы, 2017 ел) – бу Галия катнаша килгән конкурсларның кайберләре генә һәм ул барысында да беренче яисә призлы урыннар яулый.

Галия күпкырлы шәхес буларак төрле өлкәләрдә үзен сынап карый һәм бар җирдә дә уңышка ирешә. 2015 елның апрелендә безнең төбәккә “Татар радиосы” килгәч, нәкъ ул елдан артык туры эфирга чыгып, Нижгар ягында аны танытты. Уразавыл балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгәндә дә тиз арада колективта да, әти-әниләр арасында да хөрмәт яулап өлгерде. Соңгы берничә ел Сергачтагы “Надежда” балалар һәм яшүсмерләр өчен реабилитация үзәгендә тәрбияче булып хезмәт итә һәм биредә дә мактауга лаек алдынгы хезмәткәрләрнең берсе ул.

Әлбәттә, уңыш җиңелдән генә килми, нәтиҗәле эшләр өчен күп тырышырга, һәрвакыт үз өстеңдә эшләргә кирәк һәм ул барысына да өлгерә. Ә бит аның гаиләсе дә зур – тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерәләр һәм аларның да уңышлары сокланырлык, әниләренә охшаган бик активлар, төрле түгәрәкләрдә, секцияләрдә шөгыльләнәләр.

Өлкән улы Владик шәһәрнең өченче номерлы мәктәбендә 11 класста укый. Берничә ел, секция ябылганчы, тай боксы белән шөгыльләнгән һәм төрле дәрәҗәдәге ярышларда, хәтта Россия күләмендәгеләрдә гел беренче урыннар яулый килгән. Район балалар иҗат йорты каршындагы аниматорлар түгәрәгенең иң актив әгъзасы, волонтерларның беренче сафында, ә инде мәктәптә бер генә чара да аның катнашыннан башка узмый икән.

Эльмира шул ук мәктәптә 7 класста дүртле-бишлегә генә укый, яраткан шөгыле – рәсем ясау, сәнгать мәктәбенең 4 класс укучысы ул, аның рәсемнәре төрле дәрәҗәдәге конкурсларда беренче урыннарга лаек булган. Мәсәлән, “Мудрая сова-2020” халыкара конкурста катнашып I дәрәҗә Диплом, берничә Бөтенроссия конкурсларының сертификатлары белән бүләкләнгән.

Алты яшьлек Юля шәһәрнең “Березка” балалар бакчасына йөри һәм ул да тик тормый – район мәдәният йорты каршындагы “Стрекоза” бию төркемендә, район балалар иҗат йорты каршындагы “Белая ладья” шахмат түгәрәгендә бик теләп шөгыльләнә икән. Аның портфолиосында Мактау кәгазьләре байтак инде, ә Владик белән Эльмираныкын әйткән дә юк, икесенең дә бу замана таләп иткән папкалары ташып бара. Һәм, әлбәттә, әниләре катнашкан конкурсларда да алар аның беренче ярдәмчеләре, сәхнәгә гел бергәләп чыгалар.

Галия эшләгән үзәктә, русча әйткәндә, неблагополучный гаиләләрдә үскән балалар тәрбияләнә һәм ата-ана назыннан мәхрүм булган бу балаларга да аның күңел җылысы җитә, “Надежда”ның җитәкчеләре әйтүенчә, алар аның сменасын түземсезлек белән көтәләр, бик яраталар икән үзен.

Галия “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының да иң актив әгъзасы һәм барлык чараларда да беренче ярдәмче.

“Мин эшемне бик яратам, җәмгый тормышта зур теләк белән катнашам, әмма беренче чиратта мин – әни һәм балаларыма дөрес тәрбия бирүне иң мөһим вазифам дип саныйм. Алар минем өчен тормыш мәгънәсе һәм аларны дөрес юл күрсәтеп, олы тормышка әзерләү өчен без тормыш иптәшем белән бар көчебезне куябыз”, – ди әңгәмәдәшем.

Без Галияне һәм аның йөзендә барлык аналарны Бөтенроссия әниләр көне белән котлыйбыз, исәнлек, озын гомер, гаилә бәхете телибез, балаларыгыз гел шатландырып кына торсын!

Румия ХАМЗИНА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*