tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәриф Камал исемендәге әдәби премия игълан ителде
Шәриф Камал исемендәге әдәби премия игълан ителде

Шәриф Камал исемендәге әдәби премия игълан ителде

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татар китабы йорты яшь язучылар өчен Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырды.

Укучылар, студентлар, яшь авторлар «чәчмә әсәр» (хикәяләр, новелла, повесть, «нон-фикшн» стилендәге чәчмә әсәр) һәм «әдәби тәрҗемә» (Шәриф Камал әсәрләрен рус, инглиз, алман, төрек телләренә әдәби тәрҗемәләр) номинацияләре буенча эшләрен җибәрә алалар.

Конкурс яңа, яшь, безгә таныш булмаган авторларны ачыклау,  яшь тәрҗемәчеләрне Шәриф Камал иҗаты белән таныштыру, әдәби тәрҗемә юнәлешен үстерү, татар классик язучысының әсәрләрен чит телләрдә укучыларга да таныту максаты белән оештырыла.

Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләрнең моңарчы беркайда да басылмаган булуы, ә авторның Язучылар берлеге әгъзасы булмавы шарт.

Яшь чикләве: 12-30 яшь

Премия берничә этапта үткәрелә:
1) 15 нче декабрьгә кадәр яшь язучыларның һәм тәрҗемәчеләрнең әсәрләре туплана һәм конкурсны оештыру комитетының электрон почтасына [email protected] җибәрелә.
2) Экспертлар тупланган әсәрләрне һәм тәрҗемәләрне сайлый, яшь авторлар белән остаханәләр, вебинарлар уздыра. Бу этапта комиссия әгъзалары һәм яшь иҗатчылар белән таныштырабыз.
3) Конкурс нәтиҗәләре декабрь азагында билгеләнә.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, 2 әдәби премия бирелә. Премия дигәндә диплом һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк каралган.

Конкурста катнашу өчен, эшләрне 15нче декабрьгә кадәр [email protected] почтасына җибәрергә кирәк.

Татар китабы йорты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*