tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баландышта «Түгәрәк уен» узачак
Баландышта  «Түгәрәк уен» узачак

Баландышта «Түгәрәк уен» узачак

29 июльдә 16.00 сәгатьтә Теләче районы Баландыш авылында «Кичке уен» бәйрәме була. Бәйрәмдә «Теләче» районы газетасы абунәчеләре арасында бүләкләр уйнатылачак.

«Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан фольклор коллективларның чыгышлары көтелә, халкыбызның милли уеннарын яңартачакбыз, халкыбыз яратып уйный торган яңа уеннар да булачак. Чарада «Шәп блогерлар» командасы да чакырулы. Лилия Хәйруллина, Алмаз Хәмзин, Айгөл Нәбиуллина чыгыш ясаячак», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә» «Теләче информ» мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин.

«Теләче» район газетасына 2023 елның икенче ярты еллыгы өчен язылучылар арасында бүләкләр уйнатылачак. «Төп бүләк – бозау. Күпсанлы газета язылучылары соравы буенча «Кичке уен»ны Баландыш авылы җирлегендә урнашкан аланлыкта оештырырга булдык. Район халкын, шушы җирлектә яшәүче халыкка бәйрәм рухын тудырып, аларның күңелләрен күреп, ял иттереп, милли уеннарда катнаштырырга телибез. Барлык кешене дә чакырып калабыз», – диде ул.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*