tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ямбай – минем туган авылым»
«Ямбай – минем туган авылым»

«Ямбай – минем туган авылым»

8 июльдә Төмән районының Ямбай авылы үзенең 425 еллыгын билгеләп үтте.

Ямбай – Себернең иң борынгы авылларының берсе. Ямбай – үзенең матур гореф-гадәтләре, тарихы, күренекле якташлары, казанышлары булган искиткеч авыл. Быел бу бәйрәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры килде. Көн бик матур, җылы, кояшлы булды. Бәйрәм авыл хакимият башлыгы Дина Бурундукованың чыгышы белән башланды һәм сәнгать коллективлары, җырчылар, балалар концерты белән дәвам итте.

Авыл китапханәсенең «Китап пикнигы» фестиваль мәйданчыгы үзенең эшен күренекле якташлар белән таныштырудан башлады. Авылдашыбыз Сәгыйть Сагитовның шигырьләрендә туган җиргә мәхәббәт, телебезне югалтмау, туганлык- дуслыкны саклау, үз эшеңне ярату темалары яктыртыла. Һәм аның «Ямбай» дигән шигыре яңгырады:

Себер җире. Ямбай авылы –
Минем туган якларым.
Жырлар идем җырга салып
Гел сагынып аларны.
Яңгырасын җырларымда
Авылыма хисләрем.
Ике мәчет һәйкәл кебек,
Күреп караң үзләрен.
Алар авыл күркәмлеге,
Бигрәк матур биналар.
Гомерлеккә дип салганнар
Тырыш безнең бабалар.
Ямбай авылы, туган ягым,
Киң аның урамнары.
Себер җире – үз илебез,
Куркытмый бураннары.

Чираттагы шагыйрәбез – Вәлия Корманова булды. Ул Ямбай авылында туган, эшләгән, хәзерге көндә тавык-кош үрчетү эше белән шөгыльләнә. Ул күптән түгел генә каләм тибрәтә башлады. Ямбай авылының 425 еллыгына багышлап ул «Ямбай – минем туган авылым» дигән шигырь иҗат иткән:

Телем – татар! Нәселем – татар!
Ямбайның Җәлил урамында
туып-үстем.
Кан туганнар – бар да Ходайдан,
Авылның матурлыгына карап бик
куанам!
Ямбайның биек мәчетләре,
һәйкәлләре
Изге нурын сибә халыкка.
Туган якның киң кырлары
Хезмәт көче бирә авылга!
***
Бала чакта шул кырларда эшли
идем.
300 гектар кәбестә үскәндә.
Фермада 100ләгән сыерлар торды,
Совхоз миллионер булганда.
Иртән кеше эшкә китә,
Әтәчләрнең кычкырганын тыңлап.
Этләр халыкны эшкә озата.
«Эшләп, кире кайтыгыз», – диеп.
Минем авылым үзгәрде –
Бала чагымны бик сагынам:
Әти печән чабып, утын кискәнен,
Әни яр буенда безне күлдән
көткәнен.
Нурлар чәчеп безнең күзләр
Яшьләргә төренмәсен.
И, Ходаем, бу тормышка
Күзләр генә тимәсен!

Фестиваль якташларыбызның шигырьләрен рус һәм татар телләрендә уку белән дәвам итте. Катнашучылар авторларга сораулар биреп, бергә фотога төштеләр. Аларга ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, гаилә бәхете һәм озын гомер теләделәр.

Ямбай авылыбызны юбилее белән котлыйбыз. Ел саен яхшы хәбәрләр, бөек эшләр, уртак уңышлар, лаеклы җиңүләр, якты бәйрәмнәр һәм бәхетле вакыйгалар белән сөендерсен. Барлык авыл халкына сәламәтлек һәм муллык, гаилә бәхете, тынычлык, омтылышларда уңышлар телибез.

Гөлфара ГАРИПОВА, Төмән районы, Ямбай авылы.

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*