tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар дәүләт филармониясендә Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган бәйрәм концерты оештырылачак
Татар дәүләт филармониясендә Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган бәйрәм концерты оештырылачак

Татар дәүләт филармониясендә Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган бәйрәм концерты оештырылачак

29 август көнне 18:30 сәгатьтәГ.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасының халык шагыйре, тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин иҗатына багышланган «Яшәргә икән, яшәргә!» дип аталган бәйрәм концерты оештырыла.

Роберт Миңнуллин шагыйрь буларак милләт язмышын кайгыртучы, милләтара дуслыкка күпер салучы шәхес иде. Тормышның мәгънәсен, тәмен тоеп яшәве күпләр өчен үрнәк булды. Роберт Миңнуллинның лирикасы бик тә популяр. Аның шигырьләрен яшьләр дә, өлкән буын да яратып укыды һәм укый. Шагыйрь үзе ия булган гаделлек, тырышлык, хезмәт сөючәнлек, гадилек, укымышлылык, җор теллелек, кешелеклелек кебек сыйфатлар аның шигырләрендә дә төп урынны алып тора, иҗатының төп асылын чагылдыра.

Роберт Миңнуллинның көйгә салынган сүзләре милләтебезгә хезмәт итүдән туктамаячак. 29 август көнне артистларыбыз матур чыгышлары белән тамашачыларны сөендерәчәк. Концертта Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Венера Ганиева, Идрис Газиев, Рәсим Низамов, Римма Ибраһимова, Нәфкать Нигъмәтуллин, Рафаэль Латыйпов, Рөстәм Закиров, Лилия Хәмитова, Илсаф, Дилә Нигъмәтуллина, Илнар Сәйфиев, Ришат Шәйхетдинов, Айгөл Сагынбаева, Руслан Кираметдинов, Гөлназ Сираева, Марсель Вәгыйзов чыгышлары көтелә. Бу көнне бәйрәмдә катнашучы артистларның күбесен сәхнәдә таныткан Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган җырлар да яңгырыячак.

Бәйрәм кичен популяр артистлар белән бергәләп үткәрегез!

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*