tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтач җирлегенең “Ак калфак” әгъзалары чираттагы очрашуга җыелды
Балтач җирлегенең “Ак калфак” әгъзалары чираттагы очрашуга җыелды

Балтач җирлегенең “Ак калфак” әгъзалары чираттагы очрашуга җыелды

VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыеныннан соң, Балтач җирлегенең “Ак калфак” әгъзалары чираттагы очрашуга җыелды. Җыенда куелган бурычлар, максатлар һәм резолюция белән оешма җитәкчесе Зөлфирә Камалова таныштырды. Районнан 5 делегат катнашуы ук “Ак калфак”лыларның эшчәнлегенә олы бәя. Чөнки бирегә 14 чит илдән, 46 районнан, башка өлкәләрдән 300дән артык кеше килгән. Җыенда катнашучылар Гөлсем Миннебаеваның шәҗәрәләре, Альбина Фазлываеның мөселман күлмәкләре һәм Гөлшат Шәрәфетдинованың чигүле сөлгеләре күргәзмәләре янында кунакларның чират торып фотога төшүләре, күргәзмәләрнең югары бәяләнүләрен ишетеп куандык.

Бөтендөнья татар хатын-кызларының Балтач җирлегенең “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының җирлеге бүлекчәсе тарафыннан оештырылган “Намазлык йөзгә аклык” һәм “Кулларыма дисбе алдым” бәйгесе уздырылды. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган әлеге бәйгене үткәрүдә авыл җирлекләрендәге “Ак калфак” җитәкчеләре бик теләп катнашты. 21 намазлык арасында Субаш авыл җирлегенең “Ак калфак” оешмасының җитәкчесе Газизова Райфә Заһидулла кызының милли бизәкләр белән чигеп эшләнгән намазлыгы, Борбаш җирлегенең “ Ак калфак” җитәкчесе Фазлыева Гөлфиянең агачтан ясалган дисбесе беренче урынга лаек булды. Бу эшләр VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены күргәзмәсенә җибәрелде. Җирлекләрнең “Ак калфак” җитәкчеләре Зыятдинова Халисә, Зәкиева Фәйрүзә, Низамиева Рәйханә, Зыятдинова Фирая, Закирова Гөлнурның хезмәтләрен дә комиссия тарафыннан югары бәяләнеп, аларга район башкарма комитеты җитәкче урынбасары Илшат Солтан улы Галимуллин рәхмәт хатлары тапшырды.

Яңгул авыл җирлегенең “Ак калфак” оешма җитәкчесе Габделхакова Сәлимә Зиннәт кызы иҗтимагый эшчәнлеге буенча районда беренче урынга лаек дип табылды һәм башкарма комитеты җитәкчесенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аның чыгышыннан үзебезнең эшебездә куллану өчен күп әһәмиятле мәгълүмат алдык. “Татар сүзе”, “Җәлил укулары”, “Әдәби марафон” һәм башка бәйгеләрдә актив катнашып, дипломнар алды.

Районның иң юмарт эшмәкәре, күп чараларның иганәчесе “Ак калфак” оешмасының урынбасары, шәҗәрәләр төзү остасы – Гөлсем Миннебаева. Ул 60 ка якын шәҗәрә эшләгән, бу кадәр шәҗәрә эшләгән хатын-кыз Татарстанда юк ди,- Кадрия Рәес кызы. Норма җирлегендә узган чарадан соң Казанда үтәчәк җыенга шәҗәрәләр белән катнашуын теләп, чакырып китте аны Кадрия Идрисова. 20 ел шәҗәрәләр эшләп килгән ханым бер ел буе эзерләнде. Әзерләнүе юкка китмәде. Архив оешмасы, Республика җитәкчелеге үткәргән “Без тарихта эзлебез” бәйгесендә катнашып беренче урынны алды. “Ак калфак” оешмасында нәтиҗәле эшчәнлеге өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең рәхмәт хаты тапшырылды.

Очрашуда дөньякүләм актуаль проблемаларның берсе – гаилә кыйммәтләренең югалуы, демографик хәлнең кискенләшүе, буйдаклар проблемасы да яктыртылды. Буйдаклар клубы эшен җайландыру кирәклеген истә тотып, җитәкчесе итеп район халкын яхшы белгән, тынгысыз актив шагыйрәбез Мәгъмүрә Хөрмәтуллинаны билгеләдек.

Без буыннарны ялгаучы заман вәкилләре, тормыш җебен өзмичә, татар халкының йолаларын, түкми-чәчми киләчәккә илтүче шәхесләр. Менә шулай, иңнәрендә ил гаме ак калфаклы тынгысыз ханымнарның.

Әминә Мөхәммәтҗанова,
Шубан авыл җирлегенең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*