tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Казан музыкаль театр ачылышын көтә

ВИДЕО: Казан музыкаль театр ачылышын көтә

Консерваториянең опера студиясе Салих Сәйдәшевның “Наемщик”, “Хафизаләм-иркәм” әсәрләрен, Җәүдәт Фәйзинең “Башмагым” музыкаль драмасын һәм башка бик күп әсәрләрне сәхнәләштерде. Соңгы араларда тамашачыларга Хуҗа Насретдин спектакле тәкъдим ителде. Шушы көннәрдә әлеге комедия Кәрим Тинчурин театрында күрсәтелде.

Хуҗа кемнәргә баба шулпасы ашатканын киләсе язмадан белербез.
Һәркемнең үз хуҗасы. Нәкый Исәнбәтнең Хуҗасын Фәрит Бикчәнтәев, фил кертеп Тимур Бекмабетов, курчак ишәккә атландырып тәкъдим итсә, Казан консерваториясенең опера студиясе җырчылары Ренат Бекташев белән бергә Хуҗа Насретдинның музыкаль комедия икәнен раслады.
Әнә шулай, Хуҗа белән ишәк аерылгсыз. Алар һәрвакыт бергә һәм бердәм. Ә бердәмлектә көч. Бу Хуҗа Насретдинның тормыш маягы. Ә опера студиясе җитәкчесенең тормыш маягы татар композиторлары әсәрләрен яшь талантлар аша халыкка җиткерү.

Сәрви хуҗа Насретдинның кызы Хамаатка гашыйк.
Үз укучыларына теләктәшлек белдерергә остазлары да килде.
Зөбәрҗәт Алчынга гашыйк, Ләкин хан шымчысы аны илбасар Җиһангирга кире кайтарырга тырышып йөри. Әмма тапкыр хуҗа барысыннан да өстен чыга. Әлеге комедиядә тамашачы күңеленә эпизодик роль булса да яучы карчык, ягъни Рузилә Низамованың дебюты уелып калды.

Вера Минкина, Рауза Хәйретдиновалардан соң кабат җанланган яучы карчыкның төгәл образы. Гомумән, һәр актер комедиянең тулаем уңышына үз өлешен кертте
Әлеге спектакльне караган сәнгать белгечләре Казанда музыкаль театр ачарга да вакыт җитүенә инанды. Җырчыларын Казан консерваториясенең опера студиясе әзерләгән, бина гына кирәк.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*