tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсендә “Хатын-кыз. Гаилә. Балалар” хатын-кызлар форумы үтте
Пенза өлкәсендә “Хатын-кыз. Гаилә. Балалар” хатын-кызлар форумы үтте

Пенза өлкәсендә “Хатын-кыз. Гаилә. Балалар” хатын-кызлар форумы үтте

10 июньдә Пенза өлкәсенең Кануннар чыгару Җыелышы бинасында “Хатын-кыз. Гаилә. Балалар” исеме астында хатын-кызлар форумы үтте. Чара Э. Васильева җитәкләгән Пенза региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының 6 еллыгына багышланган иде.

Форумда дәрәрәҗәле кунаклар катнашты:

  • В.К. Лидин – Пенза өлкәсенең Кануннар чыгару Җыелышы рәисе.
  • П.С. Маслов – Пенза өлкәсе хакимиятенең эчке сәясәт идарәсе мөдире.
  • О.А. Чистякова – Пенза өлкәсенең Кануннар чыгару Җыелышы депутаты, ПРО ООГО « Союз Женщин России» рәисе,
  • М.Р Юсупов- МОО « НКОК» идарәсе рәисе, юридик фәннәр докторы, пофессор.
  • Мусина Г.Ф. – Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгының регионара багланышлар бүлеге җитәкчесе.
  • Исхакова Л.Ф. – Бөтендөнья татар конгрессының Милли мәгариф һәм мәдәният комитеты әйдәп баручы референты
  • Воробьева М.А – Пенза өлкәсе сәламәтлек саклау министры урынбасары.
  • Баткаева Г.И.- Пенза өлкәсе фән һәм мәгариф министры урынбасары.

Эльмира Васильева оешманың 6 еллык эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясады. Рәсми өлештә бүләкләү тантанасы да үтте. Оешманың актив әгъзаларына Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы, Пенза өлкәсенең Кануннар чыгару Җыелышы, Пенза өлкәсе хакимияте, «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Равилә Баткаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*