tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтачта 300-гә якын бала катнашында Коръән уку бәйгесе үтте
Балтачта 300-гә якын бала катнашында Коръән уку бәйгесе үтте

Балтачта 300-гә якын бала катнашында Коръән уку бәйгесе үтте

Бүген, Шәгъбән аеның 27нче көнендә, Балтач Үзәк мәчетендә балалар арасында районкүләм Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйге Балтач мөхтәсибәте мәчетләрендә ел дәвамында Коръән укырга өйрәнгән балаларның белемнәрен сынау, мөмкин кадәр күбрәк сүрәләрне яттан өйрәнүгә шартлар тудыру максатыннан оештырылды. Быелгы ярыш Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан зурлап үткәрелде. Әйтергә кирәк, Балтач мөхтәсибәтендә Коръән бәйгесе моннан 29 ел элек Борбаш авылында оештырыла башлый.

Быелгы Коръән ярышында сигез номинация буенча барлыгы 291 бала көч сынашты. Катнашучылар арасында үзләре белгән сүрәне сөйләүдән алып, ике парәне яттан белүчеләргә кадәр бар иде. Коръән бәйгесендә катнашкан барлык балалар тәм-томнар белән сыйланды, һәрберсе күчтәнәчләр алып таралды. Ә иң яхшы һәм дөрес итеп Коръән укучы 80 балага кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ахырдан Коръән бәйгесенә килүчеләр Балтач Милли мәгърифәт музеенда булдылар. Коръән бәйгесе нәтиҗәләре буенча, иң яхшы укучыларның “Шаян ТВ” телеканалында чыгыш ясаулары көтелә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*