tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия мөселманнары Дини җыены һәм Луганск Халык Республикасы мөселманнары арасында килешү имзаланды
Россия мөселманнары Дини җыены һәм Луганск Халык Республикасы мөселманнары арасында килешү имзаланды

Россия мөселманнары Дини җыены һәм Луганск Халык Республикасы мөселманнары арасында килешү имзаланды

29 мартта Мәскәүдә узган Россия мөселманнары Дини җыены мәҗлесе барышында Россия мөселманнары тарафыннан “Луганск Халык Республикасы мөселманнарын Россия мөселманнары Дини җыены структурасына кабул итәргә әзер булулары” хакында әйтелде. Шулай ук Россия мөселманнары Дини җыены һәм Луганск Халык Республикасы мөселманнары арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир хәзрәт Крганов сүзләренчә, Луганскта 25 000 тирәсе мөселман бар. “Беренче этапта без Луганск халык республикасы мөселманнары белән хезмәттәшлек турында килешү төзедек. Аларның мөселман структураларына дини- агарту ихтыяҗларын тормышка ашыруда ярдәм күрсәтәчәкбез,”- дигән сүзләрен китерә Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте.

Бүгенге көндә, Әлбир хәзрәт Крганов әйтүенчә, Россия мөселманнары Дини җыены 17 региональ мөфтиятне берләштерә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*