tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтачта сигезенче мәртәбә балалар сабантуе уздырыла
Балтачта сигезенче мәртәбә балалар сабантуе уздырыла

Балтачта сигезенче мәртәбә балалар сабантуе уздырыла

26 июльдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Балтач районы мөхтәсибәте Россиякүләм балалар сабантуен уздыра. Балтачта мөселман балаларын җыеп, шушылай күркәм бер чара уздыру традициягә әверелде. Сабантуй быел Балтач районы Бөрбаш авылында сигезенче тапкыр үткәрелә. Узган елларда әлеге күркәм чарада республиканың төрле мөхтәсибәтләреннән һәм төбәкләрдән җыелган меңләгән балалар катнашты.

“Безгә мөселманнар гаиләләре белән Башкортстан, Ульян, Чувашия, Марий Элдан һәм башка төбәкләрдән киләләр. Сабантуйда балалар өчен төрле-төрле уеннар, ярышлар оештыру каралган. Дүрт үлчәүдә көрәш уздырыла. Абсолют батырга скутер мотоциклы бүләк ителәчәк”, диде Балтач имам-мөхтәсибе, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев.

http://dumrt.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*