tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Казанның “Тасма” фототөркеменең күргәзмәсе эшли башлый
Мәскәүдә Казанның “Тасма” фототөркеменең күргәзмәсе эшли башлый

Мәскәүдә Казанның “Тасма” фототөркеменең күргәзмәсе эшли башлый

24 июльдә Мәскәүдә Казанның танылган “Тасма” фототөркеменең күргәзмәсе ачыла. Ул “Мәскәү фотография йортында” (Остоженка урамы, 16) 6 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

Күргәзмә “Тарих объектив белән языла. Объектив безгә карый” проектының бер өлеше булып тора. Проект идеясе авторы − ТР Дәүләт сынлы музее, чара РФ Президенты ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Экспозициягә 100 дән артык фотосурәт куелган. Алар “Тасма”га нигез салынудан алып безнең көннәргә кадәр булган тарихны чагылдыра. Күргәзмәдә фототөркемнең 22 катнашучысы эшләре урын алган. Алар арасында Альберт Баһаветдинов, Фәрит Гобәев, Риф Якупов, Зөфәр Бәширов, Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Эдвард Хәкимов, Ләлә Кузнецова һ.б. бар, диелә mamm-mdf.ru сайтында.

“Татар-информ” МА мәгълүматы кулланылды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*