tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтыйк буе Сабан туен үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды
Балтыйк буе Сабан туен үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

Балтыйк буе Сабан туен үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Калининград шәһәрендә.

Биредә Балтыйк буе Сабан туен үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды. Чарада Калининград өлкәсенең Хөкүмәт әгъзалары һәм Калининград шәһәре башлыгы Олег Аминов катнашты.

Данис Шакиров Сабантуй буласы урыннарны карады. Утырыш барышында Балтыйк буе Сабан туе 2024 елның 13 июльдә үткәреләчәк дигән карар кабул ителде.

Татарларда һәм башкортларда Сабантуй  бик борынгы заманда барлыкка килгән. Аның исеме төрки телләрдән килеп чыккан һәм «сабан бәйрәме» дигәнне аңлата. Язгы кыр эшләренең тәмамлануын бәйрәм итү традициясенә культ йоласы башлангыч бирә: кешеләр киләсе ел уңдырышлы булсын өчен, уңдырышлылык рухларын сөендерәләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*