tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Калининград шәһәрендә
Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Калининград шәһәрендә

Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Калининград шәһәрендә

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, аның урынбасары  Разил Зиннәтуллин, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре Шәмсия Җиһангирова эшлекле сәфәр белән Калининград шәһәрендә.

Биредә Хәким Исмәгыйль улы Биктеевның 40гы үткәрелде, әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 11 февраль көнне халкыбызның затлы, зыялы улы, Калининград шәһәрендә гомер иткән Хәким Исмәгыйль улы Биктеев 99 яшендә бакыйлыкка күчте.

Калининград һәм Багратион шәһәрләрендә шулай ук I Балтыйк буе Сабан туен үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узачак. Хәрби мемориалда Фатих Кәрим җирләнгән урынга чәчәкләр салганнан соң, музейда (китапханәдә) хакимият вәкилләре һәм җәмәгатьчелек белән очрашу булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*