tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Барда авылында Пермь крае татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән Ифтар мәҗлесе узды
Барда авылында Пермь крае татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән Ифтар мәҗлесе узды

Барда авылында Пермь крае татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән Ифтар мәҗлесе узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь крае Барда авылында. Бүген биредә  XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узды.

Шулай ук Васил Шәйхразыев Җәмигъ мәчетендә булды.Пермь краенда әһәмияте һәм масштабы буенча икенче урында торган Җәмигъ мәчете 2010нчы елда ачыла.  Әлеге мәчет – район мөселманнарының рухи үзәге. Мәчеттә җомга намазы укыла, ял көннәрендә ислам нигезләрен, гарәп телен өйрәнү буенча мәктәп эшли. Мәчет каршында Коръән уку буенча район конкурслары үткәрелә, китапханә эшләп килә. Хәзерге вакытта Барда Җәмигъ мәчете – Кама буеның иң зур авыл мәчете.

Алга таба Барда авылында татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән ифтар мәҗлесе үткәрелде. Ифтарны бертуган Илсаф, Ильяс, Сөләйман, Салават, Илдар Гыймадетдиновлар оештырган. Васил Шәйхразыев чарада катнашучыларны сәламләде һәм изге Рамазан ае белән котлады. Чара дини-мәдәни программа белән дәвам итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*