tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Маслауда “Сәдака” бәйрәме
Маслауда “Сәдака” бәйрәме

Маслауда “Сәдака” бәйрәме

Тубыл районының күп татар авылларында язны борынгы йола буенча каршы алдылар. Ел саен үткәрелә торган “Сәдака”, “Әмәл” бәйрәмнәрен көтеп алган Фәүсия Мәмәтова авылларында узган бәйрәм турында сөйләде:”Салкын кыш белән саубуллашу, кояшлы, җылы язны каршы алу бәйрәме Тубыл районының Маслау авылында матур оештырылды. Авыл халкы гореф-гадәтләребезне саклап яши.

“Сәдака” бәйрәменә һәр йорт хуҗалары алдан әзерләнеп кунакларны, балаларны көтеп алдылар. Иртәнге сәгать биштә торып, таң ату белән авыл урамнары буйлап, теләкләр теләп йөрүләребез кәефләребезне бер мизгеләгә булса да күтәрде. Авылыбызда яңгыраган теләкләр дә уртак булды. Һәр йорт хуҗаларына иминлек, сәламәтлек, тыныч тормыш теләделәр.

Авыл халкы, бәйрәмгә килгән кунаклар, бала-оныклар белән йорттан йортка кереп “сәдака-сәдака” такмакларын әйттеләр. Хуҗалар ихлас күңелләре белән бәйрәм ризыгын тараттылар. Кайбер йорт хуҗалары коймаларга басып конфетлар ыргыттылар. Кәнфитләрне җыючы балаларның шатлыклы көлү тавышлары еракаларга ишетелде.

Юмарт хуҗаларга тәм-том җыючы балалар, өлкәннәр җылы теләкләрен юлладылар. Сәдакага акча өләшүчеләр дә булды. Быелгы “Сәдака” бәйрәме уңаеннан, Пушнаш мәчете төшерелгән бокалларны Мәмәтовлар гаиләсе истәлек бүләге итеп тапшырды. Борынгы заманнардан алып бүгенге көннәргә кадәр җиткән “Сәдака”, “Әмәл” бәйрәме традицияләребезнең саклануын, буыннан-буынга күчеп килгәнен күрсәтте,”-диде Фәүсия ханым.

                                                                                    Римма Умитбаева.

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*