tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төрек галиме Польша студентларына татарлар турында лекцияләр укыган
Төрек галиме Польша студентларына татарлар турында лекцияләр укыган

Төрек галиме Польша студентларына татарлар турында лекцияләр укыган

Төрек галиме Фатих Экиҗи Польшаның Адам Мицкевич исемендәге университеты студентларына татар халкы һәм аның теле, тарихы турында лекцияләр укыган. Бу хакта галим үзе хәбәр итә.

Ул европалы студентларны Идел буе татарлары, Татарстан тарихы һәм татар халкының бүгенге көне белән таныштыра. Татар теленең тарихи чорлары, хәзерге торышы һәм милләтнең характеристик үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирә. Татар мәдәниятенең алгы пландагы элементлары турында сөйли, бүгенге татар алфавитын өйрәтә һәм башлангыч дәрәҗәдә татар теле дәресләре бирә.

Фатих Экиҗи Польшаның Познань шәһәрендә урнашкан әлеге университетта бер атна лекцияләр укый, аңа бу мөмкинлек «Эразмус» халыкара студент һәм галимнәр алмашу программасы кысаларында бирелә.

Фатих Экиҗи – Төркиянең Ататөрек исемендәге университет галиме, кандидатлык диссертациясен «Татар язучысы Галимҗан Гыйльманның повестьларына анализ» темасына яклый, әдипнең әсәрләрен төрекчәгә тәрҗемә итеп «Һәҗәөйкү» исемле әдәби журналда бастыра.

Тулырак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*