tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Барда районы оешуның 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узды
Барда районы оешуның 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узды

Барда районы оешуның 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узды

Бүген, 3 март көнне, Барда районы оешуның 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

Васил Шәйхразыев барлык кунакларны сәламләде һәм районны юбилее белән котлады. Ул районга алга таба да тотрыклылык һәм иминлек теләде. Шулай ук Милли Шура рәисе Рәхмәт хатлары һәм медальләр тапшырды.

Пермь краеның Барда районы үзенең йөз еллык юбилеен билгеләп үтә. Бүгенге көндә округ зур үсеш кичерә, күп кенә инфраструктура проектлары гамәлгә ашырыла, алар халык өчен уңайлы шартлар тудыра. Районда мәктәпләр, китапханәләр, мәдәни үзәкләр төзелә. Болар барысы да иҗади шәхесләр, музыкантлар, рәссамнар, язучылар һәм актерлар үсеше өчен зур мөмкинлекләр бирә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*